1551 елның октябрендә Мәскәүгә  Казанның  иң  мөхтәрәм  әмирләреннән, аксакалларыннан төзелгән илчелек килеп төшә. Алар, казанлылар үзләрнең Тау ягындагы биләмәләреннән ваз кичмиләр, ул җирләрдән   килгән  керем   дә  Казанныкы булырга тиеш дип, патшага мөрәҗәгать итәләр. Иван IV бу тәкъдимнәрне   тупас   рәвештә кире   кага   һәм   илчеләрне   кулга алырга боера. Бу  хәл казанлыларның  ачуларын   бик   нык  кабарта.   Шаһгал хан, халыкның ризасызлыгын бетерү    турында     уйлыйсы     урынга, аның сәясәте белән канәгать булмаган кешеләрне каты җәзага тарта. Бик күпләр корбан була. Рус патшасы Казан белән килешергә  түгел, киресенчә,  аны тизрәк буйсындырырга омтыла. Аның мәкерле   уе   1552   елның   февралендә тәгаен ачыла. Иван IV нең исәбе — казанлыларны   үзенә  тугрылыкка   ант   иттереп,    аларның җирләрен тыныч юл белән Рус дәүләтенә кушу. Март башында казандылар антын кабул итү өчен, Иван IV нең наместнигы килергә тиеш була. Шаһгали шулвакыт Казанны калдырып китә.

1552 елның 9 мартында, рус наместнигы Казанга киләсе көнне, халык баш күтәрә. Берәү дә үз теләге белән русларның колы бу­лырга теләми. Казандылар рус­ларның шәһәрдәге хәрби отрядла­рын  тар-мар  итәләр.  Бушап  калган   Казан   тәхетенә   Әстерханнан Ядъкәр хан чакырыла.

Мәскәүдә шулай ук хәлиткеч яу­га әзерләнәләр һәм гаять зур гас­кәр туплап (150 меңнән артык сугышчы) Казанга юл тоталар. 1552 елның августында рус яула­ры Казанга килеп җитәләр. Шә­һәрне шунда ук камап алалар. Казан искитәрлек дәрәҗәдә яхшы ныгытылган була. Иван IV аны ничек кулга төшерү турында уйла­на башлый.

Казан халкы бердәм булып ту­ган каласын сакларга күтәрелә. Шәһәр сакчыларының кораллары, бигрәк тә туплары, аз була. Шу­лай да алар каушап калмыйлар. Дошман тылында каһарман пар­тизан Япанча атлылары русларга көн күрсәтми. Көтмәгәндә әледән-әле шәһәр капкасыннан атлы су­гышчылар чыгып, дошман өстенә ыргылалар һәм, русларны тузды­рып, күз ачып йомганчы яңадан крепостька кереп югалалар.

Мондый сугышлар бер ай чама­сы дәвам итә. Сентябрь уртала­рында Япанча отрядлары кама­лышка эләгә. Арча шәһәре ян­дырыла. Казан өчен көрәш тагын да кискенләшә. Шәһәр өстенә кө­не-төне уклар, ут ява. Чит илдән махсус чакырылган хәрби остаз­лар кремльнең биек диварларын, манараларын ничек җимерттерер­гә план коралар. Аларның киңә­ше белән ныгытмалар астына ти­рән чокырлар казыйлар һәм шун­да дары мичкәләре тутыралар. Көчле шартлаудан җирләр селке­нә. Кремль диварларының бер өлеше һәм манарасы җимерелеп тө­шә. Ләкин казанлылар бирелергә теләми. Шәһәрне саклап калырга мөмкин түгеллеген аңласалар да, соңгы сулышларына кадәр көрә­шәләр.

1552 елның 15 октябрендә рус­лар   бөтен   фронт   белән   штурмга күтәреләләр.   Алар   тагын   берни­чә    урыннан    шәһәр    диварларын шартлаталар   һәм   таш   капкадан үтеп   керәләр.   Урам   сугышлары башланып   китә.   Казанлыларның бу   кадәрле   үз-үзләрен   аямыйча сугышуы руслар   өчен көтелмәгән хәл була. Урамнардан кан инеш­ләре    ага.    Йорт-каралтылар    ян­дырыла. Мәчетләр

җимертелә. Бө­тен җирдә канга баткан гәүдәләр аунап ята. Тарихыбызның мондый вәхшилекне беркайчан да күргәне булмый.

Бу вакыйгалардан соң еллар, га­сырлар үтте. 12 октябрь көне ха­лык хәтерендә һаман олы фаҗига булып яши.  

12 октябрь — Хәтер көне, бәйсезлегебез өчен изге кө­рәштә һәлак булган ерак бабала­рыбызны искә алу көне.

© senior-danif

Бесплатный хостинг uCoz