Дизайн навигатор

Болгар бабаларыбызның эзләреннән

Иң борынгы кешеләр безнең якларга моннан 40-100 мең еллар элек килеп утырганнар.Аларның эзләре Татарстанда бер урында - Тәтеш районының Бессоново авылыннан ерак түгел "Красноя Глинка" дигән урында табып тикшерелгән. Ул дәвердә климат бик салкын булган, күп җирләзне бозлыклар каплап алган, шунлыктан, күзәсең, кешеләр дә бик аз булган. Алар мамонтлар, төньяк боланнары, йөнтәс мөгезборыннар аулап көн күргәннәр.

Еллар үтә.

Көньяктан җылы сөюче хайваннар, ә алар артыннан кешелөр дә Идел-Кама буйларына күпләп күчеп утыра башлыйлар. Алар яшәгән урыннар Кама Тамагы, Тәтеш һәм Спас районнарында Долгая поляна, Секәй, Красновидово, Әҗмер авыллары янында табылган.

Алабуга тирәсендә, Идел - Кама һәм аларның кушылдыклары Агыйдел, Вятка, Ветлуга буйларында 60 тан артык борынгы авыл эзләре һәм 30 лап кабурлек табыла. Казу эшләре киң җәелеп китә. Барысында да бертөрле табылдыклар, бер-берсенә охшаш күмү йолалары. Димәк, бер яисә берничә тугандаш кабилә кешеләре яшәгән монда. Аларга ананьино кабиләләре дигән исем бирәләр.

Ананьино кабиләләре - элегрәк чорда, бронза дәверендә яшәгән Казан буе кабиләләренең дәвамчылары. Димәк, алар да хәзерге мари,  удмурт һәм комихалыкларының борынгы бабалары. Шул ук вакытта ананьино кабиләләре арасында Себер һәм Алтай якларында кучеп килгән кешеләр дә булган. Болары исә борынгы төрки халыкларының Идел-Кама буйларына күчеп утырган бер төркемедер дип исәпләнелә.

Моннан 2 - 3 мең еллар элек хәзерге Монголия һәм Төньяк Кытай далаларында, Байкал күле һәм Алтай таулары тирәсендә төрки кабиләләр яшәгән. Кытай елъязмалары аларны сөннәр яисә һуннар дип йөрткәннәр.

Борынгы кытай елъязмачысы һуннар турында, алар бик көчле һәм күпсанлы халык, беркемгә дә буйсынырга теләмичә, аерым дәүләт булып яшиләр, дип язып калдырган. Аларның үз патшалары - каганнары - булган, халык белән идарә итүнең үз тәртипләре яшәгән.

уннарның бер өлеше утрак тормыш белән дә көн күргән.Археологлар Байкал күле буенда, Улан-Удэ шәһәзеннән ерак түгел, Иволга поселогы янында аларның зур гына каласын казып тикшерделәр.

Моннан 2200 еллар элек, Модэ исемле каган (патша) вакытында, һуннар дәүләте бик нык көчәеп китә.

Һуннарның бер өлеше, җиңелгәч, көнбатышка таба харәкәт итә башлый. Юлларында очраган әллә никадәр күчмә һәм ярымкүчмә кабиләләрнең кайсын җиңеп, кайсын үзләренә ияртеп, алар хәзерге Казахстан далалары буйлап Арал, Каспий диңгезе тирәләренә килеп чыгалар. Бу күченеш өч гасыр чамасы дәвам итә. Ниһаять, 375 елда алар, Иделне кичеп, тагын да көнбатышкарак юл тоталар һәм Көнчыгыш Европага үтеп керәләр. Мәшһүр полководец Аттила җитәкчелегендә һуннар 5 нче гасырда хәзурге Италиягә, Франциягә һәм Испаниягә кадәр барып җитәләр,кайчандыр куәте белән бөтен дөньяда дан тоткан Рим империясе тар-мар итүдә катнашалар. Иксез-чиксез территорияне биләп алган Һун дәүләте бөтен Европаны дер селкетә.

Һуннар берләшмәсендә төрки телдә сөйләшә торган кабиләләр була. Ерак Алтай далаларыннан Кара диңгез буйларына күчеп утырганда, алар тыныч яшәп ятучы күп кенә халыкларны урыннарыннан кузгаталар. Алар арасында болгарлар һәм савирлар (суарлар) да була. Берәүләр, телиме-теләмиме, һуннарның хәрәкәтенә кушылалар, икенчеләре, туган якларын калдырып, яшәү өчен тынычрак урыннар эзләп китәләр.

Шушы вакытларда һуннарның һәм алар белән бергә хәрәкәт итүче кабиләләрнең кайбер төркемнәре Идел-Чулман буйларына да килеп чыкканнар.

552 нче елда төрки телләрдә сөйләшүче дистәләрчә кабиләләрне берләштергән зур дәүләт - Төрки каганлыгы барлыкка килә. Бу дәүләткә нигез салучылар Бумын һәм аның кече туганы Истәми каган күрше халыклар белән сугышып торганнар, малларын, байлыкларын тартып алып, әсир төшкән кешеләрне үз гаскәрләренә кушканнар, кол иткәннәр.

Истәми каган үзенең улы Кара - Чурин белән Урта Азиядә эфталитларга һәм согдакларга каршы берничә тапкыр яу чаба, Иран һәм Византия дәүләтләре белән уңышлы сугышлар алып бара. Тиздән алар Арал һәм Каспий диңгезе буйларына килеп чыгалар, Идел елгасына кадәр булган җирләрне басып алалар.

Тагын да көнбатышкарак, Иделнең уң ягына, төрки гаскәрләр озак вакыт үтеп керэ алмаганнар. Монда, Төньяк Кавказ һәм Азак (Азов) диңгезе буйларында, элегрәк һуннар белән килеп утырган халыклар - болгарлар, савирлар, аланнар яшәгән. Бу җирләрдә алар шактый нык төпләнеп утырган булалар. Кайбер тарихи язмаларда, болгарларның хәтта үз шәһәрләре дә бар, диелә.

7 нче гасыр башларында, атаклы Кубрат хан вакытанда бу мөстәкыйль дәүләт берләшмәсе Бөек Болгар исемен ала.

Бөек Болгар дәүләтенең төп җирләре Азак һәм Кара диңгез буйларында, Дон һәм Кубань елгалары арасында урнашкан булган. Башкала итеп Тамань ярымутравындагы Фанагория шәһәрен үстергәннәр.

Тик Бөек Болгар дәүләтенең гомере бик кыска була. 7 нче гасыр урталарында, Кубрат хан үлгәч, ул әкренләп таркалып бетә. Дәүләт биләмәләрен Кубратның уллары үзара бүлешеп бетерәләр. Аларның берсе, Аспарух исемлесе, үзенең буйсынуында торган бертөркем болгарларны ияртеп, көнбатышка, Дунай буена юнәлә. Биредя алар, славяннар яшәгән җирләрне яулап алып, үзләренең хакимлекләрен урнаштырганнар һәм 681 елда Дунай Болгариясе дигән яңа дәүләт төзиләр.

8 нче гасыр урталарында болгар кабиләләре без яшәгән төбәкләргә килеп җитәләр.

Болгарлар һәм венгрлар күрше булып бергә яшәгән вакытта узара аралашалар, мәдәни байлыкларын уртаклашалар. Арпа, тавык, балта кебек сүзләр бүген венгр телендә дә йөри. Ә кайбер сүзләр инде үзгәргән: борчак - венгча: борсо, киндер - кендер, колмак - комло, батыр - батор.

Болгарлар башка күрше финугор халыклары (мари, мордва, удмурт, коми) белән дә дус яшиләр.

Болгарлар үзләре төрле кабиләләрдән тора. Бәрәнҗәрләр, эсегелләр, суарлар, барсиллар (берсуллалар).

9 нчы гасырда болгар кабиләләрендә ыруглык җәмгиятенә хас күмәк эшләү, күмәк яшәү мөнәсәбәтләре таркала башлый. Ярым күчмә тормыш белән яшәгән болгар кабиләләре ныклы утрак тормышка күчә баралар. Беренче авыллар, шәһәрләр барлыкка килә. Игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек үсә. Шулар нәтиҗәсендә барлыкка килгән байлык аерым кабилә башлыклары кулында туплана башлый. Кабиләләр юлбашчылык итү өчен көрәшәләр. Халкыбызның борынгы мәкалендә, күрәсең, шул чорларны хәтердә тотып болай дип әйтелә:

Кайсы ыру көчле - ханны шул куя;

Кайсы ыру үчле - ханны шул коя.

Кавказ якларында, Кара диңгез буйларында Бөек Болгар дәүләте һәм зур-зур шәһәрләр төзү тәҗрибәсенә ия булган болгар кабиләләре арада көчлерәк булып чыга. Алар тирясенә башка кабиләләр дә туплана, аларга буйсына. Ханны, патшаны да болгар кабиләләре куя. Шулай итеп, 9 нчы гасырларның икенче яртысында Идел буенда беренче бабаларыбыз - болгар дәүләте барлыкка килә. Алар үзләре бу дәүләтне яратып Болгар иле, Болгар йорты яки тагын да кыскарак итеп Болгар дип кенә йөрткәннәр. "Болгар" сүзе илне дә, анда яшәгән халыкны да, илнең башкаласын да аңлаткан.

Болгар дәүләтенең башында патша (әмир) торган. Аның көчле батыр егетләрдән торган ук-җәя, сөнге, кылыч белән коралланган гаскәре булган

Болгар иле ныгыган саен аның биләмәләре дә арта бара. Ул бик зурая. Хәзерге картага карасак, элекке Болгар иле биләмәләренә хәзерге Татарстан, Чувашия Мари-эль, Удмуртия республикалары, Башкортостанның көнбатыш, Мордовиянең көнчыгыш төбәкләре, Самара, Ульяновск, Пенза, Саратов, Волгоград, Астрахань, Түбән Новгород, Пермь өлкәләренең шактый зур төбәкләре кергән. Аның төп өлеше безнең Татарстан республикасына туры килә.

© senior-danif

Бесплатный хостинг uCoz